15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә, укучыларга кулланучылар хокуклары турында сөйлиләр

2020 елның 13 марты, җомга

Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Әлмәт районы Түбән Мактама 2 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән очраштылар.

Очрашу күптән түгел республика программасы буенча ачылган «Аэронавт» яшьләр клубында узды. Клуб «Яшьләргә ярдәм итү үзәге» муниципаль бюджет идарәсе составына керә һәм гражданнарның яшәү урыны буенча эшли торган учреждение булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International