Тимур Нагуманов: « Безнең ахыргы максатыбыз бер - гражданнарыбыз тормышы өчен лаеклы шартлар тудыру"»

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән эшмәкәрләрнең чираттагы очрашуы булды.

Соңгы очрашу мизгеленнән бер ай узды. Бу вакыт эчендә бизнес вәкилләрен узган елда борчыган мәсьәләләр хәл ителде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов үз докладында билгеләп үткәнчә, административ киртәләрне киметү һәм кече һәм урта бизнесны үстерүдә ярдәм итү, шулай ук финанс-мөлкәт ярдәме мөһим юнәлеш булып тора. Соңгы очрашу мизгеленнән бизнес вәкилләрен узган юлы борчыган берничә мәсьәлә хәл ителде. Ул шулай ук эшкуарлар арасында бәйге үткәрергә тәкъдим итте. Башлык һәм бизнес вәкилләре әлеге идеяне хуплады. Конкурс 9 номинациядә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International