Әлмәттә район Советының чираттагы сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы булды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә узган сессия эшендә район Советы, шәһәр Советы депутатлары, шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, хокук саклау, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Сессиядә район Контроль-хисап палатасы рәисе Гөлнара Насыйбуллинаның хисап чыгышы тыңланды. Ул хәбәр иткәнчә, палата тарафыннан 2019 елда 78 учреждениедә һәм оешмада 60 контроль-ревизия чарасы үткәрелгән, шуларның 49ы - план буенча, 67 учреждениене, планнан тыш (ТР ӘМР башлыгы, Әлмәт шәһәренең хокук саклау органнары йөкләмәсе буенча, гражданнар мөрәҗәгате буенча) – 11 тикшерү үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International