Милләтне бердәмлек саклый

2012 елның 11 декабре, сишәмбе
Бөтендөнья татар конгрессының V Корылтае тәмам. Дөньяның төрле төбәкләренә таралып яшәгән татарлар 3 көн дәвамында тарихи Ватаннары мәркәзендә милләтнең үсеш юллары, халкыбызның үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны, татар мәгълүмат кырының бүгенге халәте һәм киләчәге турында фикер алышты.

Корылтай резолюциясендә Татарстан Президенты статусын һәм милли республикаларны саклап калу турында ил башлыгына мөрәҗәгатъ итү, шулай ук конгрессның Берләшкән Милләтләр оешмасына керү ниятен теркәделәр. Форумда рәсми рәвештә "Татар иле" дип аталган Бөтендөнья татар социаль челтәре тәкъдир ителде. Татар илендәге бу вакыйганы телевидение, Интернет аша күзәтеп барырга тырыштым. Ишеткән-күргән, күңелгә кергән фикерләрнең кайберләрен газета укучылар белән уртаклашасы килә.

Корылтайның пленар утырышында ясаган чыгышында Татарстан Президенты “татар кешесе кайда гына яшәсә дә, һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә. Мондый бердәмлек киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте. Конгрессның 5 еллык эшчәнлеге турындагы хисапта да, чыгышларда да оешманың массакүләм чаралар, PR-акцияләр, төбәкләр белән элемтәләре уңай бәяләнде. Фикер каршылыгы исә корылтайның секцияләргә бүленгән эшендә яңгырады. Академик Роберт Нигъмәтуллин ассимиляция мисалын китерде (дөрес, бу хакта ул пленар утырышта ук искәртте). “Ун мәшһүр татар галименең тугызының балалары татарча сөйләшми, хәтта аңламый. Спортка күп әһәмият биреп, башка мөһим әйберләргә игътибар кими. Төп игътибарны фәнгә, телләрне өйрәнүгә бирергә кирәк. Ике телне камил белүче кешеләр иҗади яктан күпкә көчлерәк”, – диде күренекле океанолог.

“Милләт җырлый-җырлый, гармун тартып җәһәннәмгә бара,” – дип чаң суга Фәүзия Бәйрәмова. – “Татарлар җанисәп буенча илдә икенче урында тора, милләттәшләребез дөньяның төрле кыйтгаларында яши”, дип спекуляция ясауны туктагыз. Идел-Уралдан читтә татарлар бар, ләкин милләт юк. Кайда тел, мәдәният саклана, китап басыла, милли мәгариф үсә, тарихчылар, дин әһелләре, артистлар, драматурглар, кыскасы, кадрлар әзерләнә – милләт шунда яши. Дәүләте булмаган милләтнең кадере дә, киләчәге дә юк”.

Ялкынлы чыгыш ясаучыларның тагын берсе – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров. Ул илдә милли мәгарифне бетерү сәясәтен кискен тәнкыйтьләп чыкты. “Хәзер безгә беркемнән дә ярдәм көтәргә кирәкми. Милләтебез өчен бары үзебез генә көрәшә алабыз. Латин имласына күчү вакыты җиткәне турында күп мәртәбә әйтелде. Иманым камил, киләчәктә урыс милләте дә латинга күчәчәк. Күпме генә тырышсалар да, татарны юкка чыгара алмаячаклар!” – дип тәмамлады чыгышын Әзһәр ага.

Финляндиядән эшмәкәр Дәниз Бәдретдин төрле илләрдә, төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралашу – форумның яхшы ягы, дигән фикердә. Тик “күңелне басканы шул: форумның формасында яңалык юк. Театр уйнаган кебек. Чын демократия үрнәге түгел әле бу, бигайбә,” – ди милләттәшебез.

“Татары за Израиль” оешмасы президенты Закирә Зарипова яһүдиләрнең татарларны акыллы һәм сабыр итеп танулары, Бельгия делегаты Лилия Вәлиева Европа татарлары исеменнән Еврокомиссия комиссарларыннан телне саклауда ярдәм сорарга җыенулары турында хәбәр итте.

Корылтайда яңгыраган фикерләр күзәтүенә Татарстан Президенты чыгышыннан өземтә белән нокта куясы килә. “Татар халкының бердәмлеге - республика өчен ныклы таяныч. Без милләтебезнең киләчәгенә якты өметләр белән карыйбыз. Бергә булсак, безне зур уңышлар көтә!”

Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары"
Фото Азатлык Радиосы сайтыннан алынды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International