Әлмәттә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә узган коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыруга, Әлмәт муниципаль районы территориясендә җир законнары үтәлешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды.

Район башлыгы сәламләү сүзеннән соң утырышта катнашучыларга коррупциягә каршы фильм күрсәттеләр. Аннары Әлмәт Прокуратурасының коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International