Татарстанда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 11-27 март көннәрендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.

Семинар-киңәшмәләр кысаларында «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру механизмнары, авыл хуҗалыгында кече формаларга дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү һәм авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча инструментларын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International