Чуваш Сиренькиносы авылында “Чыганак” милли мәгълүмат-мәдәни үзәге ачылды

2012 елның 10 декабре, дүшәмбе
Авыл җирлеге башкарма комитетының төзекләндерелгән бинасында чуваш халкының тарихына багышланган музей, китапханә ачылды.

Әлеге үзәк чуваш мәдәниятен һәм сәнгатен пропагандалау, тарихи-мәдәни мирасны торгызу, саклау, баету максатын күз уңында тота. Сәрәнлеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Мәҗит Салихов та килде. Чыгышында ул җирлектә 60 лап милләт вәкиле яшәвен, җанисәп буенча чувашларның 3 нче урында торуын, районда 4 мәктәптә укытуның чуваш телендә алып барылуын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International