Татарстанда конкурс тәмамланды, аның барышында яшәү өчен иң уңайлы торак пунктларны билгеләделәр.
Конкурс эшләрен бәяләгәндә, халыкның торак белән тәэмин ителеше, инвалидлар өчен яшәү мохитенең уңайлыгы, муниципаль берәмлекнең архитектура йөзен камилләштерү, тарихи-мәдәни һәм табигый мирасны саклау һәм башка факторлар исәпкә алынды.
Әлмәт ел саен «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсында катнаша, халык саны 150 000 нән артык булган шәһәрләр арасында призлы урыннар яулый.