Алты милли проектны тормышка ашыруда Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2020 елда катнашачак.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.