"Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты" МАУ директорына туры эфир дәвамында йөздән артык сорау бирде

2020 елның 6 марты, җомга

Бүген "Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты" МАУ директоры Җәүдәт Сөләйманов белән социаль челтәрләрдә туры эфир узды.

Сораулар кичәге кичтән башлап бүгенге көннән иртәнге 10га кадәр кабул ителде. Бу вакыт эчендә шәһәр һәм район халкыннан барлыгы ике йөздән артык сорау килгән. Туры эфир вакытында шулай ук үз сорауларын да язарга мөмкин иде. Социаль челтәрләрдән файдаланучыларның активлыгы һәркемне шаккатырды. Бер сәгать дәвамында йөздән артык сорау бирелде. Аларның күбесенә департамент директоры эфир вакытында җавап бирергә өлгермәде, әмма алар контрольгә алыначак, ә җавапларны «Альметьевский вестник» газетасында бастырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International