Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстан Республикасының халык артисты, танылган режиссер, Бөек Ватан сугышы ветераны, легендар шәхес Туешева Зәкия Хафиз кызын искә алу кичәсе узды.
Хәтер кичәсе Әлмәт муниципаль районының иҗат интеллигенциясе, халык артисткасының якын кешеләренең истәлекләре, драма театры артистлары чыгышлары һәм Зәкия Хафиз кызы Туешеваның тормыш юлын яктырткан видеосюжетлар күрсәтү белән дәвам итте.