Узган ел Татарстан аграрийлары 2,5 мең берәмлек яңа авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алган. Аграрчылар 242 трактор,162 комбайн, 20 робот-сыер савучы һәм 23 югары җитештерүчәнлекле саву залы сатып алганнар.