Сәхнә түрләрен балкыта “Авылым йолдызлары”

2012 елның 7 декабре, җомга
Һәрбер районның йөзек кашы, горурлыгы булырдай иҗат коллективлары бар. Халык гәүһәрләрен, милли гореф–гадәтләребезне барлап, саклап, буыннан – буынга тапшырып килүче “Авылым йолдызлары” халык җыр һәм бию ансамбле арадан иң абруйлысыдыр, мөгаен. Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йорты каршысында моннан 30 ел элек эшчәнлеген башлап җибәргән коллектив бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтә. Узган өч дистә ел эчендә аның составы үзгәреп, тулыланып, алмашынып торса да, мәдәнияткә, сәнгатькә хезмәт итү аларның төп максаты булып кала килә. Бүгенге көндә “Авылым йолдызлары” районда, шәһәрдә генә түгел, Татарстан, Россиянең күп кенә төбәкләрендә танылу алган, нәтиҗәле һәм дәвамлы иҗатлары белән тамашачылар күңеленә якты нур таратучы, халык җыр һәм бию ансамбле дигән мәртәбәле исемгә лаек булган коллектив. 1982 елда Габдрахман авылы мәдәният йорты каршысында “Каз канаты” дип аталган беренче бию төркеме оештырыла. Казандагыларны кабатламас өчен 1985 елда ул “Авылым йолдызлары” дип үзгәртелә.

Коллективның, чыннан да, исеме җисеменә туры килә. Авылның иң талантлы, сәнгатькә тартылган кешеләрен туплап, профессионаллардан берни белән дә алышмаслык чыгышлар ясыйлар. Алар катнашыннан башка районда, шәһәрдә бер генә чара да узмый. Халык арасында танылу, тамашачыларның мәхәббәте яңадан–яңа иҗади биеклекләргә рухландыра аларны. Бию төркеменә йөрүче егетләр, кызлар эштән кайткач, тормыш мәшәкатьләрен бер якка куеп һәр көн клубка ашыгалар. Ун, егерме тапкыр кабатланган хәрәкәтләр, маңгай тире чыкканчы биюләр ару– талуларга урын калдырмый. Кыска гына вакыт аралыгында халык ансамбле исеменә лаек булган коллективның уңышлары да бихисап була. Советлар Союзы буйлап Мәскәү, Артек, Ташкент, Волгоград шәһәрләрендә, Мари Эл республикаларында чыгыш ясыйлар. Берничә ел элек Төркия, Финляндиядә узган фестивальләрнең лауреатлары булып кайттылар. “Авылым йолдызлары”, шулай ук, 2010 елда Екатеринбург шәһәрендә узган Бөтенроссия татар фольклоры, 2011 елда Түбән Новгород шәһәрендә татар милли мәдәнияте фестивальләрендә катнаштылар, узган ел башкалабыз Казанда оештырылган Халыкара милли сәнгать бәйгесе лауреатлары булдылар.

Яңадан шунысы игътибарга лаек, халык гәүһәрләрен пропагандалау, аларны алга таба үстерү, хореография коллективының осталыгын арттыруга хезмәт итү үрнәгендә яшь буын да тәрбияләнә. Әти–әниләре, абый–апаларының зур теләк белән бию ансамбленә йөрүен күреп үскән яшьләр, әлбәттә, аларга алмашка килә. Коллектив елдан–ел яңа көчләр белән тулылана. Шулай итеп, биючеләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылган берничә төркем барлыкка килә. Бүгенге көндә ансамбльдә 120гә якын кеше иҗат белән шөгыльләнә. Коллектив җитәкчеләре Җәүдәт Икътисамов, Нияз Фәрхетдинов, соңга таба шушы ук җирлектә тәрбияләнгән Илшат Икътисамов тарафыннан төрле юнәлеш, темаларны яктырткан биюләр куела. Сәнгать ул шундый өлкә, биредә ялгызың гына уңышка ирешеп булмый. Барлык җиңүләр дә уртак тырышлык, уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Күмәк хезмәт төшенчәсе бик киң ул. Биредә сәнгать коллективының барлык иҗади башлангычларын тормышка ашырырга ярдәм итүче иганәчеләр турында әйтеп үтү бик урынлы булыр. Бигрәк тә “Татнефть” ААҖ, аның генераль директоры Тәхаветдинов Шәфәгать Фахразович, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Салихов Мәҗит Хаҗипович, авыл депутатлары ярдәме белән башкарылган игелекле эшләр шатландыра. Авыл, район, шәһәрдә яшәүчеләрнең социаль– иҗтимагый тормышын яхшырту белән беррәттән, мәдәнияткә хезмәт итүчеләргә адреслы ярдәм күрсәтәләр, төрле бәйге, фестивальләрдә катнашу мөмкинлеге бирәләр.

Бай тарихлы, мактауга лаек ансамбльнең юбилей кичәсе 8 декабрь көнне 13.00 сәгатьтә Габдрахман мәдәният йортында уздырылачак. Биредә сез “Авылым йолдызлары”ның 30 еллык иҗат мизгелләрен күзәтә алачаксыз.

"Яшьләр заманы"
Фото ансамбльнең архивыннан алынды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International