4 март көнне 18.00 сәгатьтә Әлмәт татар драма театрында Зәкия Туишеваның 100 еллыгына багышланган искә алу кичәсе була.
2019 елның 29 декабрендә Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның халык артисты, актриса, Әлмәт татар драма театры режиссеры, Әлмәтнең мактаулы гражданины Зәкия Туешева үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәр иде.