Әлмәтлеләргә 2019 елгы керемнәр буенча декларация кампаниясе турында искә төшерәләр

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан алып 2020 елның 30 апреленә кадәр салым органнары тарафыннан декларация кампаниясе үткәрелә. Гражданнарның аерым категорияләре салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм физик затлар кеременә салым буенча декларация тапшырырга тиеш (3-НДФЛ формасы).

Физик затлар кеременә салым салу буенча телдән консультацияләр үзәкнең 8-800-222-222 телефоны буенча, шулай ук 2020 елның 23-24 мартында һәм 24-25 апрелендә узачак Ачык ишекләр көннәрендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International