Әлмәттә социаль һәм хәйрия проектларының алтынчы конкурсы презентациясе узды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Берләшкән металлургия компаниясе ( «ОМК» АҖ, Мәскәү шәһәре) Татарстан Республикасында «ОМК-партнерлык» социаль һәм хәйрия проектларының алтынчы конкурсы башлануын игълан итте.

2020 елда компания иң яхшы социаль һәм хәйрия инициативаларын гамәлгә ашыру өчен 700 мең сум бүлеп бирәчәк*. 

Конкурста катнашу өчен дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, коммерциячел булмаган оешмалар, АТЗ хезмәткәрләре чакырыла. Гаризалар 2020 елның 30 мартына кадәр кабул ителә. «ОМК-партнерлык» конкурсында җиңүчеләрне компания 27 апрельдә игълан итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International