Әлмәттә бүген шәһәр һәм район территориясендә ветеринария контролен тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин рәислегендә узган киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашында дуңгызларда африка чумасын профилактикалауның көнүзәк мәсьәләсе каралды.
Бүгенге көндә килеп туган эпизоотик вәзгыять белән Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Реваль Мөхәммәтҗанов таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе территориясендә 2020 елның 1 гыйнварыннан 18 февраленә кадәр 12 субъект территориясендә африка дуңгызлар чумасының 38 очрагы теркәлгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International