Бүген нефть шәһәрендә Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка» иҗат бәйгесенең зона этабы узды.
Чара башланыр алдыннан конкурста катнашучылар һәм тамашачылар "Нефтьче" мәдәният йорты холлында урнашкан хәрби тематикага багышланган экспозицияне карый алдылар.