Әлмәттә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә семинар булды

2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә семинар булып үтте.

Анда премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың 16 районыннан төбәк җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, салым органнары, банк вәкилләре катнашты. Алар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча җирлек халкының активлыгын күтәрү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм һәм хуҗалык итүнең кече формаларын, шул исәптән гаилә фермаларын үстерү темасына әңгәмә корды. Семинарда катнашучылар Габдрахман авылындагы җирле авыл хуҗалыгы базарында, Нәдер авылында гаилә фермасында, кулланучылар җәмгыятенең Әлмәттәге җитештерү цехларында һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International