Данлыклы якташыбыз истәлегенә

2020 елның 28 феврале, җомга

Нефть шәһәрендә танылган баянчы, күп кенә популяр җырларның музыка авторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Нәгыймов истәлегенә багышланган чираттагы «Урсал тауда» Бөтенроссия фестивале узды.

Өч дистә елдан артык ул 1 нче балалар музыка мәктәбен җитәкли, хәзер аның исемен йөртә.

Ел саен үткәрелә торган «Урсал тауда» баянчылар һәм аккордеонистлар конкурсы, үз чикләрен киңәйтеп, Бөтенроссия дәрәҗәсенә кадәр үсте. Әлмәт музыка көллиятенең 2 нче курс укучысы Семен Леонтьев быелгы лауреат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International