Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кыр эшләренә ташламалы кредитлар алырга мөмкин

2020 елның 28 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында илнең агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
2020 елга ташламалы кыска сроклы кредит бирү буенча субсидияләр лимиты 549,6 млн. сум тәшкил итә. Бу 11,3 млрд. сумга кадәр кредит җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кредитлар буенча Ставка еллык 5% тан артмый. 2019 елның шул ук чорында АПК предприятиеләренә һәм оешмаларына сезонлы кыр эшләрен уздыру өчен 626,6 млн. сумлык кредит ресурслары бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International