9 декабрьдә Каһарманнар көне билгеләп үтелә. Бу дата 1769 елда Екатерина II тарафыннан Изге Георгий ордены гамәлгә куелуга багышлана. Ул чорда бу дәрәҗәгә сугышта кыюлык, батырлык күрсәткән сугышчылар ирешә торган булган. Әлеге традиция 1917 елга кадәр дәвам иткән. Орденга югары хәрби бүләк статусы 2000 елда кайтарыла. Һәм 2007 елдан алып 9 декабрьдә Советлар Союзы, Россия каһарманнарын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр. Әлмәт бу традициягә быел да тугры калды.
Җирлек яу кырында батырлык үрнәге булучыларга, үзен аямыйча хезмәт вахтасын үтүчеләргә бай. Очрашуга ки-лүчеләр арасында 1954 елда Әлмәткә килеп төпләнгән Хәлимә Газизова да бар. Ул килгән елларда кала зур темплар белән күтәрелгән чор була. Ташчылар курсын узган Хәлимә апа да җиң сызганып төзелеш эшенә керешә. "Күңелле эш-ләдек, дус яшәдек. Эшне яраттык, шуңа күрә авырлыклардан курыкмадык, - дип искә ала ул чорны Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры. - Ни генә димә, Әлмәт яхшы төзелгән. Шәһәргә карыйм да, горурланам". Әлмәттәге 1 нче мәктәп, Чехов урамы, драмтеатр һәм башка социаль-мәдәни объектлар, микрорайоннар төзелешендә Хәлимә Газизова бригадасының да өлеше зур.