Олимпия резервының спорт мәктәбендә грек-рим көрәше федерациясенең «Туше» җитәкчелегендә мастер-класс узды. Аны Европа чемпионы, ике тапкыр Россия чемпионы Родион Саматов үткәрде.
Әлеге спорт төренең шәһәрдә җанатарлары күп, шуңа күрә федерацияләргә даими рәвештә шәһәр предприятиеләре тарафыннан ярдәм күрсәтелә. «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов та спортчыларның һәм тренерларның тырышлыгын бәяли һәм ярышларны оештыруда һәрьяклап ярдәм итә.
Грек-рим көрәше федерациясе рәисе Николай Богданчиков «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Магановка шәһәрдә һәм районда грек-рим көрәшен үстерүгә финанс ярдәме күрсәткәне, шулай ук Бөтенроссия ярышларын уздыру өчен «Татнефть» ГАҖнең спорт комплексын биргән өчен рәхмәт белдерде.