19 февральдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы башланды.
Конкурста 7 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Конкурс материаллары гаилә агачының рәсемнәре, фотоальбомнар, коллажлар, плакатлар, аппликацияләр, язма эшләр рәвешендә ясалырга мөмкин һәм яшь төркемнәре нигезендә бирелә.