Мөмкинлекләре чикләнгәннәр – яклаучысыз түгел

2012 елның 4 декабре, сишәмбе
Бармаклар тигез булмаган кебек, кеше язмышлары да төрле. Кемнәргәдер тормышта бар да җиңел һәм җайлы гына бирелә, икенче берәүләргә максатка ирешү өчен күп көч түгәргә туры килә. Күпләребез дүрт саныбыз төгәл булып та, тормыштан зарланырга кыенсынмыйбыз. Безнең белән янәшәдә язмыш тарафыннан кыерсытылган, мөмкинлекләре чикләнгән категория кешеләр яшәвен, аларга да безнең кебек үк дөнья көтәргә кирәклеге турында уйланмыйбыз.

3 декабрь бөтен дөньяда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан муниципалитетның зур залында район башлыгы Мәҗит Салихов Инвалидлар иҗтимагый оешмалары, төрле служба җитәкчеләре белән очрашты. Район башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лира Сахапова район һәм шәһәрдә яшәүче инвалидларга кагылышлы статистик мәгълүматлар белән таныштырып китте. Әлмәттә мондый тормыш сынауларына дучар булучылар саны 11 меңнән артык, шуларның 600гә якыны балалар.

Шәһәрдә 5 инвалидлар оешмасы, 3 укыту-производство комбинаты эшли. Әлеге оешмалар өчен бина бушлай муниципалитет тарафыннан бирелгән. Халыкны социаль яклау идарәсе аша һәр ай саен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 50 проценты кайтарыла. Узган ел дәвамында 112 инвалидка республика һәм җирле бюджет аша 413 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелгән. Инвалидлар, сукырлар һәм чукраклар бөтенроссия җәмгыятенең Әлмәт предприятиесендә 127 эшче исәпләнә, шуларның 79 – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. 2012 елның 10 ай эчендә генә дә алар тарафыннан 30 миллион сумлык продукция җитештерелгән.

Нефтьчеләр башкаласында “Һәркемгә уңайлы мохит “ программасы уңышлы тормышка ашырыла.Үзәк район хастаханәсе, Перинаталь үзәк белән бергә балалар хастаханәсе, башка мөһим объектлар бу юнәлештә стандартларга җавап бирерлек итеп үзгәртелде. Сукырлар йорты, Халыкны социаль яклау идарәсе, 3 нче хастаханәдә эшләр төгәлләнү алдында. Бу максатларга федераль, республика һәм җирле бюджеттан 35 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Әлмәттә 2011 елдан бирле саңгыраулар җәмгыяте бүлегендә сурдо тәрҗемәче эшли. Әлеге хезмәт оештырылганнан бирле 200дән артык инвалид төрле дәүләт һәм муниципаль органнарга мөрәҗәгать иткәннәр. Район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән “Луч” җирле телевизион каналыннан трансляцияләнүче “Атна яңалыклары” тапшыруы язмача рәвештә “йөгерек юллар”дан күрсәтелә.

Очрашуда мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, спортта зур уңышларга ирешүчеләрне дә билгеләп үттеләр. 2012 елда “Үзеңне сына” дип исемләнгән XX республика спартакиадасында әлмәтлеләрнең җыелма командасы III призлы урынны яулады.

Инвалидлар оешмалары җитәкчеләре күтәргән проблемаларның күпчелеге уңайлы мохит булдыруга кайтып кала. Салым инспекциясендә, мәсәлән, шалтыратып аерым кабинетларга керергә кирәк булганлыктан, чукраклар өчен бу үтә алмаслык каршылык. Коррекцион мәктәп, укыту-проозводство комбинаты җитәкчесе мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларны эшкә урнаштыру белән бәйле мәсьәләнең кискен торуын билгеләп узды. Эш һәм мәшгүльлек үзәге директоры Сирена Гәрәева әлеге категориягә керүче гражданнарга эш урыннары булдыру өчен бер кешегә 50 мең сум күләмендә акча бирелүен( 2013 елда артуы көтелә ), проблеманы әлеге программа кысаларында муниципалитет белән берлектә хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Очрашудагыларны борчыган сорауларга җавап бирүдән тыш, Мәҗит Салихов күп кенә мәсьәләләрне киредән өйрәнеп, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы булырлык итеп хәл итәргә кирәклегенә басым ясады, аерым службаларга бурычлар йөкләнде.

Фәрдия Хәсәнова
“Яшьләр заманы” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International