ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков юбилярны котлады

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

2020 елның 24 февралендә Әлмәт районының һәм Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, Сәламәтлек саклау отличнигы Лилия Ивановна Чувашева үзенең 87-нче туган көнен билгеләп үтте.
Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык хезмәте «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «Хезмәт ветераны» медале, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. Туган көне алдыннан ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды, аңа һәм аның якыннарына нык сәламәтлек, озын гомер һәм иң изге теләкләр теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International