Әлмәткә Яшьләр хоккей лигасының идарәче директоры Дмитрий Ефимов килде

2012 елның 4 декабре, сишәмбе
Яшьләр хоккей лигасының идарәче директоры Дмитрий Ефимов һәм лига үсеше буенча директор Сергей Яковлев эш визиты белән Әлмәттә булды.

Кыска вакытлы сәфәрдә кунаклар шәһәрдәге хоккей инфраструктурасы белән танышырга, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәҗрибәсен күрергә һәм югары хоккей лигасы чемпионатының «Нефтяник» – «Южный Урал» матчын карарга өлгерде. Дмитрий Ефимов әлмәтлеләрнең яшьләр хоккей лигасын үстерү юнәлешендәге идеяләренең кызыклы булуын һәм, һичшиксез, югарыда тикшереләчәген ассызыклады. Аның сүзләренчә, “Татнефть” – Татарстанда хоккей өчен җитди иганәче һәм партнер.

"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International