23 февральдә без Ватанга тугрылыклы хезмәт иткән, илебезнең һәм гражданнарның мәнфәгатьләрен ышанычлы яклаган, Россиянең ышанычлы үсешен тәэмин иткән барлык кешеләрне хөрмәтлибез.
Илебезнең барлык буыннары өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек, намус символы булып тора. Безнең ата - бабаларыбыз үз тормышлары бәрабәренә туган җиребезне дошманнардан сакладылар, илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген якладылар.