Әлмәттә авыл яшьләренең 51 нче Кышкы спартакиадасы узды

2020 елның 22 феврале, шимбә

Әлмәт районында авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы илле беренче тапкыр узды. Быел Спартакиаданы үткәрү хокукы Миңлебай авыл җирлегенә бирелде.
Яшьләрне физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле командаларны ачыклау, район яшьләре арасында дустанә элемтәләрне ныгыту – Спартакиаданың төп максатлары. Анда авыл җирлекләре спортчылары командалары, мактаулы гражданнар, шулай ук шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашты.
Район башлыгы Тимур Нагуманов 51 нче авыл спартакиадасын тантаналы төстә ачып, Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International