Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм сәнәгать бүлеге Пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре белән берлектә пенсия алды яшендәге гражданнарга әлеге категория гражданнарның хезмәт хокукларын саклау өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр турында хәбәр итү эшен дәвам итә.
Агымдагы елның февралендә «Нефтеавтоматика» АҖ һәм «ТМС групп» ИК ҖЧҖ предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашулар уздырылды. Җыелган хезмәткәрләрне пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук әлеге категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында мәгълүмат белән таныштырдылар.