2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 25 февралендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфаларын башкаручы С. П. Старостин гражданнарны бергәләп кабул итә.