Әлмәттә район Советының сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы булды

2020 елның 21 феврале, җомга

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, район башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Президент Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре урынбасарлары, мактаулы гражданнар, шәһәр прокуроры катнашты.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов 2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы хисап белән чыгыш ясады. Иң элек ул сессиядә катнашучыларны туган тел көне белән котлады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International