17 гыйнварда 11: 00 сәгатьтән 13: 00 сәгатькә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итүче машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик операция уздырылды.
Әлеге операция барышында 244 машина йөртүче тикшерелде һәм 18 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.