Әлмәттә инвалидларга хөрмәт күрсәтелде

2012 елның 2 декабре, якшәмбе
“Шәһәрдә коляскада йөрүче 100 инвалид өчен пандуслар ясалды. Бу – безнең өчен өзеклектән чыгу. Димәк, бәйрәмнәребездә катнашучылар саны тагын йөз кешегә артачак.

Элек өйләрендә утырырга мәҗбүр булганнар хәзер чараларга йөри, теләгән җирләренә бара ала. Әгәр без кеше арасына чыга алабыз икән, бу – зур җиңү” – Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Әлмәттәге оешмасы җитәкчесе Ләлә Гайфуллина узган шимбә көнне Халыкара инвалидлар көне уңаеннан оештырылган тантанада әнә шулай дип белдерде. Чынлап та, залда быел алма төшәрлек тә урын юк иде.

Мәгълүм булганча, Инвалидлар көне 1992 елда җәмгыятьнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр проблемаларына җәлеп итү, аларның хокукларын һәм иминлеген яклау максатыннан гамәлгә куела. Инвалидлар бу көнне көтеп ала. Менә хәзер дә алар иртән иртүк Яшьләр үзәгенә җыелган. Сөйләшер сүзләре бетәрлек түгел. Шул арада шашка, шахмат һәм спортның башка төрләре буенча көч сынашырга, җырлап-биеп алырга да вакыт табалар. Медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре янына консультация алырга килүчеләр дә күренә.

Шөкер, соңгы елларда, дөрестән дә, проблемаларга йөз белән борылу бара. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Хәйруллин да котлау чыгышында моны искәртеп, төбәгебездә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңайлыклар тудыру өчен максатчан эш җәелдерелүен билгеләп үтте. Әлмәт республикада һәркем куллана алырлык тирәлек тудыру буенча әйдәп баручылардан исәпләнә. Узган ел федераль һәм республика бюджетыннан дүрт бинага тоткарлыксыз үтеп керү өчен шартлар тудыруга 12 миллион 400 сум акча бүлеп бирелгән. Быел әлеге сумма 22 миллион 856 мең сум тәшкил итә. Инвалидлар өчен спорт секцияләре булдыру да нәтиҗәсен бирде. Бүген 120 дән артык кеше спорт белән шөгыльләнә. Арада Европа турнирларында җиңү яулаучылар да бар. Менә кемнәрдән үрнәк алырга, рухларына, ихтыяр көчләренә сокланырга кирәк.

Калабызда инвалидларның 5 җәмәгать оешмасы эшли. Равил Газнавиевич нәшатлыларга район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарага кайбер оешмалардан килеп, игелеклелек үрнәкләре күрсәтүе – шатлыклы күренеш. Димәк, әле күңелләрдә изгелек яши. Бу көнне байтак кына кеше стоматология клиникаларының һәм башкаларның сертификатларына ия булды.

“Кайгыртучанлык” фонды хәзер дә читтә кала алмаган. Фондны гамәлгә куючы, Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров инвалидларны бәйрәмнәре белән котларга үзе килгән. Ул чыгышында быел Дәүләт Думасының инвалидларның хокукларын яклау турындагы конвенцияне раслауларын җиткерде. Әлеге закончалыклы акт физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормыш шартларын Европа стандартлары дәрәҗәсенә җиткерүне карый. “Әлбәттә, ул бер көнлек кенә эш түгел. Без бу стандартларга якынаерга тиешбез”, – диде депутат. Эшли башлаганның сигез аенда фонд дүрт районның 100 ләп гаиләсенә ярдәм кулы сузган. Менә хәзер дә глюкометрлар тапшырылды. Бәйрәмдә бирелгән бүләкләр моның белән генә бетмәде: тонометрлар, фатирны җыюга сертификатларга да шатланды инвалидлар.

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Әлмәт оешмасына 1993 елдан бирле җитәкчелек итүче Ләлә Гайфуллина инвалидларның кече Сабан туе вакытында һәм менә хәзер дә ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтен җиткерде. Ул шәһәрдә үзләре өчен күп эшләнүен ассызыклап үтте.

Залда утыручы сәламәт кешеләр аларның талантларына, ихтыяр көчләренә сокланды. Мансур Мамакаевның ишарәләр белән җырлавы, Богдан Моховның коляскада ике кыз – фәрештәләр белән биюе һәм башкалар беркемне дә битараф калдыра алмады. Бәйрәм чарасы лотерея уйнату белән тәмамланды.

Ирина Апачаев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International