Норвегия нефтьчеләре профсоюзлары делегациясе беренче тапкыр Әлмәткә килде.
Очрашу Industry Energy Норвегия профсоюзының Россия Нефть, газ, химия профсоюзы белән ике яклы килешү кысаларында уза. Визитның максаты - «Татнефть» компаниясенең профсоюз оешмасы эше, хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы белән танышу.