Бүген «Юность» балалар сәламәтләндерү лагере базасында узган конференциядә «ТАГРАС» нефть сервисы холдингының цифрлы трансформациясе, югары нәтиҗәле җитештерү һәм идарә итү, процессларны 1С карарларын кулланып комплекслы мәгълүматлаштыру - барлык бу мөһим темалар каралды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов «ТАГРАС» холдингы җитәкчелегенә конференциягә чакыру өчен рәхмәт белдерде, Әлмәт «акыллы шәһәр» проекты гамәлгә ашырыла торган Татарстанда пилот шәһәрләрнең берсе булуын билгеләп үтте.