Әлмәт моржлары кышкы сезонын ачты

2012 елның 30 ноябре, җомга
 Традицион спорт бәйрәмендә  каланың “Айсберг” клубы һәм Лениногорск вәкилләре - 60 тан артык спортчы катнашты.

 Бозлы суны үз итүчеләр 25 метр дистанциядә ярышты. Бәйгедә катнашучыларның иң кечкенәсенә  - 11 яшь. Ринат Солтанов  2 нче лицейда укый. Ә иң өлкәне Михаил Земляновка шушы көннәрдә 75 яшь тулган. “Кышкы йөзү сезонын ачу” бәйрәмендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр – лениногорскилылар. Әлмәтлеләр арасында Әлфир Хәмидуллин, Сергей Жуковский, Александр Дысенко, Михаил Карпов, Валерий Мальцев, Наталья Ивлева, Анна Садровалар да сынатмаган.

"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International