Район активы белән киңәшмә бүген бүләкләү һәм яңа кадрлар билгеләнеше турында игълан итү белән башланды.
«Финанс ресурслары фонды» КБОның элек башкарма директоры булып эшләгән Әһлиуллина Динара Чулпан кызы истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Район башлыгы Тимур Нагуманов аңа нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.