Бөек Ватан сугышында Җиңүгә тыл хезмәтчәннәре лаеклы өлеш кертте.
Сугышның беренче көннәреннән алар «барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән лозунг астында хезмәт вахтасын алып баралар. Эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция хезмәт куя. Ир-атлар фронтка алына, шунда ук армиягә китүчеләрне алыштыру мәсьәләсе кискен тора.
Тыл хезмәтчәне Әклимә Фәйзрахманова - батырлык, ныклык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге.