ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Лилия Чувашевага «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален Лилия Чувашевага тапшырды, ул 1971-1989 елларда «Әлмәт үзәк район хастаханәсе»н җитәкләде. 
Министр Марат Садыйков Лилия Ивановнага сәламәтлек саклау өлкәсендә килеп туган хәл турында сөйләде, планнар белән уртаклашты, шулай ук аңа һәм аның якыннарына нык сәламәтлек, озын гомер һәм иң изге теләкләр теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International