Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Яхшы эш хакы, димәк, югары нәтиҗә
2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Авыл хуҗалыгының яшәешендә һәм аның икътисадында терлекчелек тармагы төп урын били.
Әлбәттә, әйбәт керем алу, күрсәткечләрнең яхшы булуы анда эшләүчеләргә турыдан-туры бәйләнгән. Эш шартлары тудырылмаса, хезмәт хакы түбән булса, алга китеш турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Узган чәршәмбе көнне терлекчелек тармагына багышлап үткәрелгән республика киңәшмәсендә дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аз эш хакы түләүчеләрне һәм терлекчелек объектларында технологияләрне тупас бозуга юл куючыларны тәнкыйть утына тотты, фермаларда тәртип урнаштырырга кирәклегенә күрсәтте. Агымдагы айның 10 аенда республикада 1 миллион тоннага якын сөт, 275 мең тонна ит җитештерелгән. Үсеш узган елның бу чорына карата шул рәвешчә 1 һәм 13 процент тәшкил итә. Ел башыннан бер сыердан 4126 килограмм сөт савылган. Районнар арасында биш мең үрен узучылар һәм 3418 килограмм гына да сауганнар да күзәтелә. “Фермаларда эш торышы хөрти булганда нинди күрсәткечкә өмет итәргә мөмкин”, -дип исәпли министрлык җитәкчелеге. Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, бар җирдә дә тупас азык вакланмый, контроль савымнар оештырылмый, сөттәге аксымнар билгеләнми, бозаулату бүлеге юк, терлек азыгы өстәмәләре кулланылмый һ.б. Кара исемлектә безнең районның да бер-ике хуҗалыгы бар.
Сыер савучыга хезмәт хакын яшәү минимумыннан азрак түләүчеләр күзәтелә. “4890 сум эш хакы алып эшләүчеләрдә сөт күләмен арттыру турында нинди теләк булсын” дигән чыгышлар белән килешми мөмкин түгел.
Әлмәт районындагы терлекчелек тармагы торышы белән кызыксынып, без авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Извиль Габдерәкыйповка мөрәҗәгать иттек. Ул терлекчелек тармагында проблемаларның чынлап та байтак булуын әйтте.
– Шунысы куанычлы, район башлыгы авыл хуҗалыгын даими игътибар үзәгендә тота. Терлекләрнең баш санын да үз контроленә алды. Урак батырларына бирелгән кебек, сыер савучыларга, бозау караучыларга да кызыксындыру чарасы буларак премияләрне гамәлгә куйды. Әлеге бүләк квартал йомгакларына карап бирелә.
Бүген хуҗалыкларда 17640 баш мөгезле эре терлек асрала. 1 гыйнварга кадәр бу санны 18230 га җиткерергә кирәк. Ел башыннан үсеш 700 баш тәшкил итә, – диде Извиль Әнәсович. – Бурычны үтәве авыр булачак. Хәзер ел азагы – барлык түләүләрне ябарга кирәк, өстәвенә электр энергиясе өчен алдан түләүне таләп итәләр. Моның белән бәйле тагын бер кискен сорау бар – ул кадрлар белән тәэмин ителеш. Кайбер хуҗалыкларда мал саны күп, ә эшләргә кеше юк. Чит республикадан килгәннәр белән әллә ни майтарып булмый.
Бүген терлекчелек продукциясен сату буенча да кискен сорау туган. Кибетләр, базарлар чит илдән, чит төбәкләрдән китерелгән ит белән тулган. Арзанлыгын күреп, аны сыйфаты турында уйлану баштан чыга. Югыйсә җирле продукциягә өстенлек бирелергә тиеш кебек: терлек азыгы үзебезнең басу-кырларда үстерелә, малларга симертә, сөт бирүчәнлекне арттыра торган әллә нинди өстәмәләр бирелми. Извиль Әнәсович район башлыгының бу проблеманы күпмедер дәрәҗәдә чишү өчен шулай ук эш алып баруын искәртте. Чынлап та, үзебезнеке үзәктә булырга тиеш.
Хуҗалыклар сөтне Бөгелмә комбинатына 11 сум 50 тиеннән сата. Шул ук вакытта аның үзкыйммәте 11 сум тәшкил итә. Аерма юк дәрәҗәсендә. Югыйсә сөт авыл хуҗалыгының табышка эшли торган бердәнбер тармагы булып исәпләнә. Бу акчадан эш хакы, салымнар, электр энергиясенә түләргә кирәк. “Без районны ит һәм сөт, яшелчә белән җитәрлек күләмдә тәэмин итә алабыз”, – диде И.Габдерәкыйпов. Ел азагына кадәр һәр сыердан 4600 килограмм сөт саву, 5300 бозау алу планлаштырыла.
Бүген авыл хуҗалыгы тармагында 2 меңгә якын кеше эшли. Уртача эш хакы 12300 сум тәшкил итә. Ул көньяк-көнчыгыш төбәктә иң күбе санала. Сыер савучылар уртача 11900 сум хезмәт хакы ала. Кайбер хуҗалыкларда ул бераз кимрәк. Шул ук вакытта район буенча 40-50 ләп сыер савучы җитми. 51 баш белгеч ( 9 агроном, 9 зоотехник, 12 технолог һ.б.) кирәк. Урта махсус звено белгечләренә ихтыяҗ тагын да күбрәк.
Извиль Әнәсовичның авыл хуҗалыгына кадрлар, белгечләр җәлеп итү өчен дәүләт ярдәме, ниндидер махсус программасы кирәк дигән сүзләре белән һәркем килешәдер. Уңайлыклар тудырылган яшәү урыны, яхшы, заманча эш шартлары, югары хезмәт хакы булса, яшьләр дә авылларга теләп кайтыр иде. Әлбәттә, боларны эшләү хуҗалыкларның гына мөмкинлекләреннән килми. Авылларга һәркемнең йөз белән борылуы зарур.
Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз