Бүген Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең икенче отрядының спорт манежында Әлмәт, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзәннән 6 җыелма команда арасында гамәли янгын спорт буенча ярышлар старт алды.
2020 елның спорт сезоны – республика өчен дә, шулай ук барлык коткаручылар һәм Россия янгын сүндерүчеләре өчен дә үзенчәлекле. Ул юбилей даталарына бай: ТАССР төзелүнең 100 еллыгы , Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Россия МЧСның 30 еллыгы.