«Татнефть»нең Ленин урамындагы элеккеге шәһәр универмагы урынында төзелгән яңа иҗтимагый үзәге белем бирү һәм мәдәни проектларга бай булачак.
Бүген «Татнефть» нең генераль директоры Наил Мәганов, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов, мәктәп укытучылары, тәрбиячеләр, журналистлар һәм блогерлар катнашында мәгариф мәсьәләләре буенча Иҗтимагый советта беренче тапкыр ачылачак бинаның тулылыгы турында сөйләделәр.