Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.
Утырыш «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды һәм Татарстан агросәнәгать комплексының 2019 елгы эш йомгакларына һәм 2020 елга бурычларына багышланды.