Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Туберкулез — мәкерле авыру
2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Элегрәк асоциаль тормыш алып барганнар авыруы булып саналса, хәзер туберкулез йогынты ясауга бирешмәүче инфекциягә әйләнде, дип чаң суга табиблар.
Илдә туберкулез буенча катлаулы хәл 90 нчы еллар башында күзәтелгән булган. Ул вакытта авыруның иң хәвефле бацилляр формасы берничә йөз тапкырга артып, хәтта урыны-урыны белән туберкулез “кабынган”. Соңгы унъеллыкта дөнья бергәлеге кабат “туберкулез - кешелеккә янаучы мәкерле хаста” дигән фикергә килгән. Рәсәйдә быел авыру очраклары узган ел белән чагыштырганда 5 % ка кимегән кимүен. Ә Татарстан буенча күрсәткечләр былтыргы дәрәҗәдә тукталган. Әлмәттә исә туберкулезның бацилляр формасы 91,7 процент тәшкил иткән. Бу хакта туберкулезга каршы ведомствоара комиссия утырышында ассызыкланды.
Туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән тарала. Кеше организмына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша эләгә. Иммунитет түбән булганда туберкулез таякчыклары канга эләгеп авыруга әйләнә. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин сүзләренә караганда, районда ел саен 100-150 кешедә туберкулез диагнозы ачыклана. Бер авыру 5-10, хәтта 100 кешегә инфекция йоктырырга мөмкин. Әлмәтнең баш табибы белдергәнчә, димәк, эпидемиологик хәлне кисәтүнең бердәнбер нәтиҗәле юлы – флюорография яки рентген тикшерүе. 14 яшьтән соң 2 елга бер мәртәбә флюорография тикшерүен һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә. Әлмәттә, мисал өчен, ел саен 14 яшьтән өлкән 75 меңгә якын кеше флюорография торырга тиеш. Чынлыкта, 77 проценттан да артмый бу күрсәткеч. Ә авыл җирендә ул бигрәктә түбән - 50-60 процент чамасы гына.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2 миллиардка якын кеше Кох таякчыклары белән зарарланган (җир шарында яшәүче халыкның өчтән бере дигән сүз!). Ел саен 9 миллион кеше шул авыруга дучар була. Шуларның 3 миллионы өзлегүдән үлә. Россиядә ел саен 100 меңнән артык кеше туберкулезның актив формасы белән авырый, ел саен 25 меңгә якын кеше якты дөнья белән хушлаша. Уйланырга җитди сәбәп бу.
Ләйләгөл Минаева
"Әлмәт таңнары
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз