Әлмәттә ЗАГС идарәсе эшчәнлегенә йомгак ясадылар

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ЗАГС Идарәсенең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга өстенлекле бурычлар билгеләнде.

Хисап чорында районда 7 меңгә якын граждан хәле актларын дәүләт теркәве үткәрелде, 12641 юридик яктан әһәмиятле эш башкарылды (үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү, кабат документлар бирү). Әгәр мондый документларның күпчелеге артында бер генә түгел, ким дигәндә ике катнашучы торуын исәпкә алсак, ЗАГС идарәсенә бер ел эчендә 45 меңгә якын граждан мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова хәбәр итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International