Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да Җиңүнең 75 еллыгына, федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Балтач районында халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.