Мәгарифтә үзгәрешләр көтелә

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Мәгариф һәм мәктәпкәчә мәгариф идарәләре үзгәртеп корылачак. Тиздән әлеге ике идарә кушылачак. Чәршәме көнне булып узган Әлмәт муниципаль район Советы һәм шәһәр Советының берләштерелгән XX сессиясендә бу идарәләрне үзгәртеп кору турында карар кабул ителде. Депутатлар аннан тыш тагын 14 мәсьәлә буенча тавыш бирде.

Мәгълүм булганча, районда “2008-2012 елларга авыл хуҗалыгы үсеше” максатчан программасы эшләде. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Извиль Габдрәкыйпов депутатларны һәм сессия эшендә катнашучыларны программа үтәлеше белән таныштырды. Ул соңгы биш елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә субсидияләр, кредитларның бер өлешен каплау юлы белән шактый ярдәм күрсәтелүен искәртте. Программа башыннан тулаем алганда 1 миллиард 253,4 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Шуның 85,3 миллион сумы быелга туры килә. Чыгышта һәрбер тармак эшчәнлеге аерым бәян ителде, проблемалар күтәрелде. Без бу хакта газетабызның киләсе саннарында тукталырбыз. 2013-2020 елларга да программа төзелгән һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына килешүгә җибәрелгән.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов чыгышка мөнәсәбәтен белдереп, РФ, республика хөкүмәтләренең, “Татнефть” ААҖнең авыл хуҗалыгына булган ярдәмен, шул ук вакытта алда зур эшләр, бурычлар торуын, җитештерүнең яңа төрләрен үзләштерү, терлекләрнең баш санын арттыру кирәклеген һәм башкаларны билгеләп үтте. “Авыл хуҗалыгын конкурентка каршы торырга сәләтле итү өчен без барысын да эшләргә тиешбез” – район башлыгының таләбе әнә шундый.

Көн кадагына куелган икенче зур теманың берсе шәһәр һәм райондагы экология торышын яхшырту буенча чараларга багышланган инде. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Альберт Маликов сүзен ТР Президенты Указы белән 2013 елның республикада Экология культурасы һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы итеп игълан ителүен искә төшерүдән башлады. Әлмәт –сәнәгать, транспорт чарасына бай шәһәр. Шуңа да төп бурыч – һаваның чисталыгын саклау. Чыгыштан аңлашылганча, бурычны үтәү өчен безнең төбәктә күп эшләнә, төрле акцияләр уздырыла. 2012-2015 елларга шәһәр территориясендә парк һәм скверларны төзекләндерү программасы нигезендә 5 парк һәм 35 яңа сквер төзү күздә тотыла. Әлбәттә, хәл итүне сораган мәсьәләләр дә бар. Мисал өчен, шәһәрдәге чистарту корылмалары хәзерге көн таләпләренә җавап бирми. Кайбер торак пунктларда чүп түгү проблемасы күзәтелә.

“Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев шәһәрдәге экологияне транспорт чараларыннан чыккан янган газларның да пычратуын искәртеп, шәхси автомобильләргә контрольне арттырырга кирәк дигән тәкъдим белдерде.
Депутатлар район Советы президиумы, даими комиссияләр составына үзәрешләр керттеләр. Азактан күркәм гадәт буенча фидакарьләргә бүләкләр тапшырылды. Арада республикабызның атказанган хезмәткәре исеме, министрлыкларның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр дә булды.

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
Мансур Фарукшин фотосы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International