Чарада 2019 елгы эшкә йомгак ясалды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.
Очрашу башланыр алдыннан район башлыгы Тимур Нагуманов заводның башкарма директоры Илдар Хәйруллин озатуында төп цехларда булды, производствода кертелә торган эшләнмәләр, идеяләр, яңалыклар белән танышты.
"Алнас заводы" ("Римера" компанияләр төркеменә керә) — ЧТПЗ төркеменең нефть сервисы дивизионы) — нефть чыгару өчен электр насослары җайланмаларын җитештерү буенча Россиядә иң эре предприятиеләрнең берсе.