Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт шәһәре башлыгы күп балалы аналар белән очрашты
2012 елның 27 ноябре, сишәмбе
Нәкъ мәгълүм җырдагыча. Көннәр якты булсын өчен, йокы татлы булсын өчен, җил-яңгырдан саклар өчен, усаллардан яклар өчен әни кирәк.
Әниләр көне уңаеннан башкарма комитетта узган түгәрәк өстәл утырышында ишеткәннәрне дә исәпкә алсаң, “усалларны яклар өчен дә әни кирәк” дип өстәргә була. Район башлыгы белән очрашуга чакырылган биш бала анасы Оксана Боброва нәкъ шундый әни икән ләбаса. Белеме буенча балалар психологы, 13 ел төрле өлкәләрдә хезмәт куйган бу ана 2010 елдан бөтен барлыгын балалар тәрбияләүгә багышлый. “Ягымлы хатын, кунакчыл хуҗабикә, балаларында тирә-юньдәгеләргә, туган якка, гаиләгә ихтирам тәрбияләүче, җәмәгать тормышында актив әни”, – диделәр аның турында. Хәер, сокландырганы бу түгел. Андый сыйфатларга хас әниләр бихисап. Түгәрәк өстәл утырышында катнашучыларны Оксана Боброваның юлдан язганнарга “әни” була белүе гаҗәпләндерде. Соңгы өч елда Оксана ире Тимур Баянов белән теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә йорт-җирсез калганнарга, эчкечелек, наркомания кебек яман гадәтләргә бирелеп гаиләләреннән читләшкәннәргә сыеныр урын икән. Бу хакта очрашудагылар, ышанам, беренче тапкыр ишетте. 3 ел эчендә генә дә алар кулыннан 150 кеше үткән. Күпләрне алар туры юлга чыгарып, гаиләләре белән кавыштырган. Бүген дә махсус сатып алган фатирларында шундый язмышлы 9 кеше тәрбияләнә. Араларында берсе– вич-инфекцияле. Алар 5 ел рәттән авыр язмышлы билгеле яшәү урыны булмаганнарны җыеп, көнгә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлый. Гафиатуллин урамындагы “Спорт товарлары” кибете артында, Фәхретдин урамындагы гаражлар тирәсендә бәлки кемдер шул күренешкә тап булгандыр?! Хәер, игътибар итмәсәләр дә гаҗәп түгел. Битарафлык чоры буыны бит без... “Мондый идея ничек башыгызга килде” дигән сорауга шәхсән мин “пафослырак” җавап көткән идем. Ә ул шундый сорау ишетүенә гаҗәпләнеп булса кирәк, пауза тоттты да “ белмим... кызганыч бит, ярдәм итәсе килде”, –диде. Олы җаннан - гади җавап. Баксаң, аларның бу гамәлләре турында белүчеләр бар икән. Төрмә җитәкчеләре белә, ди. Җәза срогын тутырып чыгучыларның барыр урыны булмаганнарын урнаштыруны сорап нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итәләр.
Түгәрәк өстәл утырышына күпбалалы аналар, инвалид бала тәрбияләүчеләр, читтән бала алып үстерүче әниләр чакырылган иде. Район башлыгы белән мондый очрашу ике як өчен дә отышлы булырга ошаган. Җитәкчеләр җәмгыятьтәге “йомшак” урыннарны ачыклады, әниләр проблемалы мәсьәләләрнең чишелеш табачагына ышанып китте. Солдат әниләре “Хәтер мәйданы”н карап тоту белән бәйле сораулар бирсә, инвалид бала тәрбияләүчеләр сабыйларын махсус аяк киемнәре белән тәэмин итү катлаулануын искәртте, күпбалалылар җир алу, балалар бакчасына түләүне киметү кебек мәсьәләләр күтәрде. Очрашуда шулай ук балаларга белем бирү, һөнәр сайлау кебек актуаль проблемалар турында да сүз булды.
Әниләр сүзе! Биш яшьме, илле бишме - күпме генә булмасын, кешегә һәрвакыт әни кирәк. Иң кадерле кеше җирдә Әни, димәк. Нәкъ җырдагыча.
Ләйләгөл Минаева
М.Фарукшин фотосы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз